sfd
Сабан туе җитте
Татарның матур бәйрәмнәренең берсе – сабан туе чоры җитте. Хәзер аның ниндие генә юк: авыл сабан туе да, кичке сабан туйлар да, федераль сабан туе да, чит җирләрдә диаспора сабан туйлары һ.б. Аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Хәтта хәйрия сабан туе дигәне дә күренә башлады, уенда катнашу өчен акча түлисең дә, шуннан җыелган акча хәйрия була икән. Бу төр бер яктан кызык алым булса, икенче яктан бик бәхәсле күренә, чөнки сабан туе гомер-гомергә халык бәйрәме булган, анда акчалысы да, акчасызы да бертигез катнаша алган, бер төрле үк шатланганнар, ярышканнар, уйнаганнар, шатланганнар...