sfd
🎨🖌«Рәсем эшчәнлеге» компетенциясе буенча кече мәктәп яшендәге балалар арасында төбәкара балалар чемпионатының муниципаль этабы узды
8-9 яшь категориясендә катнашучылар «Минем яраткан мультфильм герое »портретлары өстендә эшләделәр. Балалар танылган персонажларның характерын һәм хис-кичерешләрен тапшыра белүләрен күрсәттеләр. 🎨10-11 яшьлекләр категориясендә катнашучылар тагын да катлаулырак мәсьәләне – «Мәктәпнең бер көне»темасына көнкүреш жанры рәсемен ясауны хәл иттеләр. Катнашучылар мәктәп тормышының динамикасын, уку процессының детальләрен һәм сыйныфтагы атмосфераны чагылдырырга тырыштылар...