138 подписчиков
Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры Кече сәхнәсендә «Кредитка алган хатын» комедиясен чыгарды. Тамашачыны 2 сәгатьтән артык көлдерү максатын куйган комедияне театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин сәхнәләштергән. Спектакльнең алтарихы болайрак. Азат Җиһаншин белән Айгиз Баймөхәммәтов очраклы гына кайдадыр очрашып сөйләшеп утырган. Бәлки – очраклы гына, ә бәлки, яшь прозаикка «кармак салып карау» нияте белән, режиссер үзе сәхнәдә күрергә теләгән бер теманы әйткән: сәхнәдәге чын хисләр кыйммәтен робот аша күрсәтү...
1 год назад