10 подписчиков
БОЛГАНЧЫК СУ 1 ӨЛЕШ, ХИКӘЯ. Әсхия Абдуллина-Костикова. Үә...үәә...,үә...,үәә...үәәә … Сәрия өзгәләнеп елаган бала тавышына сискәнеп уянып китте. Куркып, тиз генә өстендәге юрганын алып атып, салкын идәнгә баскач кына исенә килде. Тукта, нинди бала еласын? Алар өендә бернинди сабый бала да юк бит. Сәрия кире караватына утырды, әнә, каршыдагы караватта Илдары. Иллегә якынлашкан ире уң як учына битен куеп яткан, матур төш күрде ахрысы, авызын сабыйларча чәпелдәтеп иреннәрен ялап алды. Сәрия, бер уянгач, балаларны да карап керим инде дип уйлап, кече йокы бүлмәсенә узды. Ике кызы да өсләрендәге юрганнарын ачып ташлап, изрәп йоклап ята...