Су анасы - мультфильм на татарском языке с субтитрами
Балалар Габдулла Тукай иҗатының матурлыгын ачтылар
Яшь катнашучылар шигърият һәм әкият дөньясына чумдылар: Тукай биографиясенең төп этаплары белән таныштылар һәм аның иҗат юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Викторина форматында балалар шагыйрьнең тормышы һәм әсәрләре турындагы сорауларга бик теләп җавап бирделәр - бу аларга фактларны яхшырак истә калдырырга һәм таныш юлларга яңача карарга ярдәм итте. Программада нәфис уку аерым урын алды: балалар Тукайның мәшһүр шигырьләрен кычкырып укыдылар. Кычкырып уку балаларга Тукай шигъриятенең моңын, аһәнен һәм образлылыгын тоярга, шулай ук аның күңеленә үтеп керергә мөмкинлек бирде...