1 неделю назад
Биш кызның биш язмышы
Сугыш чоры кызлары... Үткән гасырның җитмешенче елларында алар барысы да исән иде әле. 1941-42 елларда туган кызлар минем туган авылымда бишәү иде: Сәвия, Гүзәл, Гайшә, Асия, Зәримә. Хәзер инде аларның берсе дә юк. Иң соңгысы булып июнь аенда Ташкент шәһәрендә яшәгән Зәримә вафат булды... Язмышлары ничек булды ул кызларның?Сәвия 1942 елда дөньяга килә. Әтисе Габит ул вакытта сугыш кырында була. Әнисе Гөлчирә гади колхозчы. Кече яшьтән үк Сәвия белән без бергә уйнап үстек. Ни өчен дигәндә, авылның бу очында аның әтисе тегермәнче булгач, күп вакытын тегермән өендә, әнисе белән үткәрә иде ул...