Esmira Memmedova - Xeyallarimin İnsani 2020 / Official Klip
“Мирас” — Казан дәүләт циркында татар рухының яңа балкышы
Бүген, 12 июнь көнне, мин Казан дәүләт циркына килдем. Монда беренче татарча программа - “Мирас” спектакле тәкъдим ителде. “Мирас” спектакле – ул милләтебезнең рухын һәм тарихын чагылдырган искиткеч сәнгать бәйрәме. Бу тамаша заманча технологияләр ярдәмендә бай татар мәдәниятен цирк сәнгате хәрәкәтләре телендә сәхнәләштерелеп күрсәтте. Спектакльнең һәр номеры тарихның төсле тукымага төшкән бизәген хәтерләтте: фольклор жанрларыннан башлап, бүгенге Татарстаныбызның дәүләт символларына кадәр цирк сәхнәсендә җанландырылдылар...