151 читали · 5 лет назад
Яңа ел бәйрәмен үткәрергә ярыймы? Галимнәр җавабы
Әлеге сорау халыкны моннан 100 ел элек тә борчыган, бүген дә тынгы бирми. Гомумән, бу бәхәсле тема, чөнки күпчелек кеше үз каланчасыннан гына чыгып шәрехли аны. Без дә өстебезгә әлеге сорауга төп-төгәл җавап бирү вазыйфасын ала алмыйбыз. Бары тик күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең һәм бүгенге остаз-галимнәребезнең җавапларын гына урнаштырабыз. Күбебез шуңа күнеккән: декабрь – ул яңа ел, кыш бабай, кар кызы, тәмле-тәмле бүләкләр ае. Ап-ак карларга төренеп килгән бу бәйрәмгә соңгы елларда караш та төрлечә...