Развивающие и обучающие мультики/ Акуленок (моя семья)/ Baby shark/ Детская песня/ Танцы для детей/
"Имин балык тоту" айлыгы: профилактик рейдлар дәвам итә
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре даими рәвештә сулыкларга чыга. Алар сулыкларны патрульли, балыкчылар белән аралаша, аларга информацион материаллар тарата һәм көзге суның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын искә төшерә.Бу ялларда Павловка һәм Йомагуҗа сусаклагычларында мондый рейдлар Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары белән берлектә үткәрелде.Бу очрашуларның төп максаты – бәхетсезлек очракларын кисәтү...