Нусса. Доождь аааа... На казахском языке.
«Күрше» проекты кысаларында узган «Шушма моңнары» фестиваленә кадәр "Хезмәт һәм батырлык елы"на багышланган тантаналы чара булып узды
Биредә махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә олы рәхмәт сүзләре җиткерелде, Рес-публика Рәисе тәкъдиме белән булдырылган «Электрон мактау тактасы»на кертелгән фидакарь хезмәт вәкилләренә таныклыклар тапшырылды. «Шушма моңнары» фестивале барышында халыклар дуслыгы, хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге темасына аеруча зур игътибар бирелгән иде. Шулай ук халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чыгышлар йөрәкләргә үтеп керде. Шушы яр буендагы фестиваль барышында күргәзмәләрдә күпме кул эшләре күрдек, сокландык, күпмилләтле районыбызның уңган-булган халкы белән горурландык...