sfd
«Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәновның яңа видеосы чыкты
Хәрби өйрәнүләр вакытында җырлап танылган Башкортстан егете Артур Хәсәновның яңа видеосы чыкты. Артур шул ук өйрәнүләр вакытында җырлаган Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкара, ләкин бөтенләй башка урында. Видеодан аңлашылганча, бу концертны региональ хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы уздырган. Кечкенә генә залда барган чараны хәрбиләр һәм шулай ук хәрби киемнән булган укучылар (курсантлар) тамаша кыла...