ЛЕГЕНДАРНЫЙ МУЛЬТИК! _Мойдодыр_ Советские мультики, видео для детей (360p)
Бәркәтәдән 90 яшьлек Исрафил бабай әле дә авылдашларын биетә
Бәркәтә авылында 90 яшьлек Исрафил бабай туган көненә килгән кунакларны, гармунда уйнап, крис биетте. Гомер буе колхозда чылбырлы тракторда эшләгән ул. Бәркәтәнең данлыклы, алдынгы “Шушма”сында, ул вакытта эшнең күп, әлеге колхозның гөрләгән чаклары. -Күбрәк чәчүгә йөрдем, дүрт-биш кенә трактор туздырганмындыр. Эштән соң халыкка төнгә кадәр бакча сукалый идек, урманына да күп йөрелде, - дип сөйләп китте юбилеена килгән кунакларга Исрафил Госман улы. -И-и, ул вакытта төннәрен тәрәзәдән трактор утын күп көттек инде...