Кызыклы шәкерт, Габдулла Тукай
Тукай бәйрәме узды
25 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән кул эшләре белән бизәлгән иде.
Туган тел көе яңгырый. Тукай шигырьләрен оста башкаручыга бәйге игълан ителде. Ибрагимов И. “Бәйрәм бүген” шигыре белән ярышны башлап җибәрде. “Кызыклы шәкерт” шигырен – Ибрагимова Й, “Ай белән кояш” шигырен Трофимова А...