5 лет назад
Тукай бәйрәме узды
25 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән кул эшләре белән бизәлгән иде. Туган тел көе яңгырый. Тукай шигырьләрен оста башкаручыга бәйге игълан ителде. Ибрагимов И. “Бәйрәм бүген” шигыре белән ярышны башлап җибәрде. “Кызыклы шәкерт” шигырен – Ибрагимова Й, “Ай белән кояш” шигырен Трофимова А...
Татарча сочинение "Габдулла Тукай"
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы...