Бэмби 2. 2006г.
Фатирында 4 метрлы елан асраучы: «Питон өчен хуҗа юк, ул безне агач дип кабул итә»
«Питон ашатуга һәм террариумның зурлыгына карап үсә» Евгений, питонны күптән асрыйсызмы? Ул чыгышлар ясау өчен махсус сатып алындымы, әллә инде питоннарга сезнең аерым «мәхәббәт»ме? Питоныбызны 6 ел элек сатып алдык. Аңа кадәр бер буар еланыбыз бар иде инде. Аны без рептилияләр яратканга, өйдә тотар өчен асрадык. Күпмедер вакыттан соң тормыш иптәшем биюләр белән мавыга башлады, һәм без елан белән бию номерын уйлап таптык. Башта Виктория буар елан белән биеп йөрде. Әмма буар елан үскәч тә артык зур булмый...