Текст татарской песни «Чакырдың болыннарга» (с переводом)
Чишмәнең челтер-челтер Агышын тыңла, дидең. Тыңларга кошлар моңын Урманга алып килдең. Чакырдың болыннарга, Күр, дидең, әнә ничек, Гөлләрне-чәчәкләрне Иркәли, җилләр исеп. Игеннәр шаулап торган Кырларны күр син, дидең. Шушыннан бит башлана Муллыгы туган илнең. Чакырдың болыннарга, Күр, дидең, әнә ничек, Гөлләрне-чәчәкләрне Иркәли, җилләр исеп. Өйрәтте мине тормыш Давылга бирешмәскә. Син җырлап яшә, диде, Хакым юк килешмәскә. Бар булган серләремне Җыр итеп җырлар өчен — Көч бирдең йөрәгемә Арттырдың сөю хисен...