2 дня назад
«Салават күпере»ндә планетабыз белән танышу дәвам итә
Шулай ук балалар янына Эколятлар - табигатьне саклаучылар ролендә чыгыш ясаучы әкият геройлары: Тыйнак, Шаян, Акыллы һәм Чыршы килә. Шулар катнашында уен дәресләре, әңгәмәләр һәм иллюстрацияләр, мультфильмнар карау, персонажлардан биремнәр үтәү, дидактик уеннар, проект-тәҗрибә эшчәнлеге эко-мәдәниятне һәм Җир планетабызның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләрен формалаштыра. "Эколятлар" - әкият геройлары атна буена балалар...
4 дня назад
Җир шары, чәчәк ат син бары!
Кешелек эшчәнлегенең планета экологиясенә тискәре йогынтысы елдан-ел арта барганда алда безне ни көтә? Җир – әлеге вакытта Галактикада җан ияләре тереклек иткән бердәнбер планета. Кызганычка каршы, бигрәк тә соңгы ярты гасыр дәвамында фәнни-техник прогресс үсеше, еш кына кешеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә кабатланып торучы экологик һәм шул ук вакытта табигый бәла-казалар Җирнең яшәешенә куркыныч тудыруын дәвам итә. Халыкара Җир көнен билгеләүнең дә төп максаты –- барлык илләр халыкларын табигать кануннарына буйсынып яшәргә, Җирнең кадерен белергә чакыру...