Маша Капуки и игрушки на пляже. Видео на море для детей.
Сәяхәтче көндәлегеннән Галимнәребез сукмакларыннан Төркестанга сәяхәт (дәвамы)
Сәмәрканд – тарих белән яңа тормышның үрелеп баруын чагылдыра торган шәһәр. Сәмәрканд – бик үзенчәлекле шәһәр, ул заманча да, шул ук вакытта бик борынгы шәһәр дә, бу шәһәрдә бик күп мәһәбәт биналар бар. Берничә мәдрәсәне үз эченә алган Регистан комплексы күз явын алырлык, заманында шактый җимерелү хәленә җиткән биналарны бик оста итеп реставрацияләүләре хөрмәткә лаек. Шәһәрдә турист игътибарын яуларлык тарихи биналар бик күп. Безнең татар тарихында билгеле шәхес булган Аксак Тимер белән бәйле архитектур истәлекләргә аерым тукталасы килә...