Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ: “Җаваплылыкны тоя беләбез”
Росгосстрах”ның Татарстан буенча Балтачтагы агентлыгы 6 октябрь көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бистәдәге “Каенлык” кафесында гөрләттеләр алар бәйрәмнәрен. Җәмгыятьтә мөһим роль уйнаучы, халыкка якын килеп эшләүче әлеге бердәм коллектив белән без дә аралашып алырга булдык. Агентлыкның җитәкчесе Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ белән әңгәмәне сезнең игьтибарга да тәкъдим итәбез. – Айдар Фоатович, компания үзенең тарихи тамырлары нык булуы белән аерылып тора. Район халкының ышанычын совет заманнарыннан бирле аклап килгән оешма диясе килә...
Беренче агент
Ор авылында туып-үскән Әлфия Мөбәрәкша кызы кечкенәдән сабыр, нык йөрәкле, тәвәккәл була. 20 яшендә Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан авылдаш егете Шәйдулла Шәрифуллин белән гаилә коралар алар. Ләкин яшь парларга берара аерым яшәргә дә туры килә – Шәйдулла абзыйны Донбасс якларына эшкә җибәрәләр. Ә Әлфия ханым әти-әнисе белән Карадуган авылына күченә. Әлфия апа Карадуган мех әйберләр тегү фабрикасына эшкә урнаша, озакламый аның төгәллеген, эшне оештыра белү сәләтен күреп алып, склад мөдире вазыйфасына билгелиләр...