138 подписчиков
Юлда барганда, башка машина йөртүчеләр фараларын яндырып-сүндереп алганын күзәтергә була. Алар, шулай итеп, юлда ЮХИДИ инспекторлары торуын кисәтә. Кайсыбер чакта мондый сигналлар өчен административ штраф салалар. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте. Әлеге очракны ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников «ЗР» басмасына интервьюда аңлаткан. Еракка яктырта торган фараларны куллану «Юл йөрү кагыйдәләре»ндә (ПДД) регламентланган. Еракка яктырта торган фараларны шәһәрара трассаларда кулланырга ярый. Тик бу башка машина йөртүчеләрнең күзен чагылдырмаска тиеш...