6 дней назад
“Салават күпере” балалар бакчасында «Игелек дәресе» узды
Ул балаларга йортсыз мәчеләр һәм этләр турында сөйләде, аларның безнең ярдәмгә һәм кайгыртуга бик мохтаҗ булуларын ассызыклады. Дәрес барышында балалар приют стеналарында йортсыз хайваннарның тормышы турындагы видеоны карадылар. Балалар мәгълүматны чын күңелдән зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Алар һәркайсы хайваннар турындагы белгән тарих белән уртаклашты. Балалар йортсыз хайваннар турында сөйләшеп кенә калмадылар, ә матди ярдәм дә күрсәттеләр. Чара азагында җыйган ярдәмне йортсыз хайваннар приютына тапшырдылар...
1 неделю назад
Түбән Ослан балалар бакчасында фән белән шөгыльләнделәр
Татарстан Республикасында фәнни-техник үсеш елы кысаларында Түбән Ослан балалар бакчасында Фәннәр көне узды. Балалар бөек галимнәргә һәм аларның ачышларына багышланган видеофильм карадылар. Алар галимнәрнең, фән белән шөгыльләнүче кешеләрнең әйләнә-тирә табигать дөньясы, матдәләр, предметлар, кешеләр дөньясындагы күренешләр турында белем алуларын белделәр. Кытай мәкале: «Сөйләп бир дә онытырмын, күрсәтерсең дә истә калдырырмын, тотып карармын да аңлармын» ди...