1 месяц назад
Мәмәтхуҗада борынгы көнкүреш әйберләре күргәзмәсе эшли
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре күргәзмә оештырдылар. Анда безнең көннәрдә кулланылмый торган, әмма кешеләр тарафыннан сакланган һәм мәдәният йортына тапшырылган борынгы әйберләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим ителде. Бу көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бердәм фольклор көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре балаларны борынгы көнкүреш әйберләре, ата-бабаларыбызның эш кораллары, халык киемнәре белән таныштырдылар...