Заглянула в Музей Мордовской Народной Культуры 🌝❤️
Балалар өчен толерантлык дәресе узды
Традицион кием күргәзмәсе үзәк вакыйгага әйләнде. Балалар Югары Ослан районында гасырлар буена яшәгән татар, чуаш, мари һәм башка милләт вәкилләренең матур костюмнарын зур кызыксыну һәм гаҗәпләнү белән карадылар. Күп кенә балалар өчен бу халык киемнәренең бай бизәлешен һәм үзенчәлеген шундый якын күрү мөмкинлеге булды. Музей җитәкчесе Анжелика Решетова кечкенә кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Ул рус сарафанының татар күлмәгеннән нәрсә белән аерылып торуы, борынгы осталарның күлмәк һәм баш киемнәренә чигелгән бизәкләргә һәм нәкышларга нинди мәгънә салулары турында сөйләде...