🎭 Район мәдәният йорты каршында эшләүче "Әллүки" балалар фольклор театр студиясе, Арчаның 5нче гимназиясе, Ашытбаш һәм Яңа Кенәр урта мәктәбе театр коллективлары Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясады.
Бәйгедә Чепья, Норма, Урта Көшкәт, Балтач гимназиясенең театр коллективлары чыгыш ясады. Нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак. Яшь артистларыбызга уңышлар телибез!