🎭Кече Шыңар мәдәният йортында Равил Сабыр пьесасы буенча «Нур» халык театры тарафыннан «Сигезле бию» спектакле күрсәтелде
✍️Шәһәр читендәге фатирларның берсенә очраклы рәвештә җыелган хатын-кызлар мәхәббәт, яшьлек хаталары, ялгызлык, күңел ярасы турында сүз кузгаталар. Бу төшенчәләргә төрле карашлы, төрле характердагы барлык хатын-кызлар омтыла, шул ук вакытта барысы да бәхетле булырга хыяллана...