Как избавиться от тараканов суперклей видео ютуб. Ловушки для тараканов. Канал Тутси
Көзгә, яңа очрашуларга кадәр!
Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы иҗат сезонын япты.
Чираттагы иҗат сезонын ябу тантанасында еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды. Театрның директоры Илдар Хаҗиев билгеләп үтүенчә, тәмамланган 26нчы сезон күркәм чараларга бай булды.
“Гаилә елы” кысаларында театрда гамәлгә ашырылган проектларның берсе – “BabyNur”. “Нур” театрының Зур залы фойесында балалар өчен төрле конкурслар, флешмоблар, уеннар, остаханәләр оештырылды. Кемнәрдер рәсем төшерү серләренә төшенде, икенчеләр кул астындагы гади генә әйберләрдән төрле сыннар, җиһазлар ясарга өйрәнде...