1 год назад
Кабыклы бәрәңге (Зәмирә Сәмигуллина)
Камал театры бинасыннан Мәрҗани мәчетенә барыр юлда бик матур йортлар салынган. Казанның иң матур урыны шул тирәдә, иске татар бистәсендә, дип уйлыйм мин. Ул матур йортларның эчке ягында кафе, рестораннардан да җылы аш исе чыгып тора кайчакта. Авыл рухы биредә. Күк төсенә буялып, чәчәкләр ясалган зур капкалы йорт каршында эскәмия бар. Шул эскәмиягә утырып Кабан күлен күзәтү, азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләрен оныттыра. Күлдәге үрдәкләр һәммә кешене дә балачагына алып кайтадыр. Сорылы-яшелле канатлы үрдәкләрне хәзер шәһәргә барып күрергә генә калды...
1 прочтение · 3 месяца назад
Дуслар, сез бу керәшенчә «канатлы» сүзләрне ишеткәне бармы? Башкаларын белсәгез - комментарийга языгыз🖋 💭Үзен яратканның күзе – көзгедә, ә синеке?.. 💭Чыпчыкларга кыек – оя, Бөркетләргә – биек кыя. Ә синең ояң кайда? 💭Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чак. 💭Тор гадел, Йөр шиксез, Бул изге, Кыл яхшы... 💭Җәй җәме – Питрау, кеше яме – изге күңел. 💭Акчаң булмаса да, намусың булсын. @kryasheni