"Җиде урыс килене кайнана белән аралашыр өчен татарчага өйрәнде"
Уфада сигез ай элек "Татар телен яратучылар клубы" оешты, аның кысаларында теләгән һәр кеше татар телен өйрәнде. Аны оештыручы – Уфа "Нур" татар дәүләт театрының реклама һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Гөлшат Сафина. Азатлык клуб эшчәнлеге нәтиҗәсе турында белеште. – Гөлшат, күпләр Facebook челтәрендә синең Уфада татар теле курсларын оештырып, төрле кешеләргә белем эстәргә булышуыңны күзәтте. Синең бу эш милли республикаларда туган телләргә карата һөҗүм булган вакытта башланды. Тел курсларына башыннан ахырына кадәр йөрүчеләр булдымы? – Татар теле өйрәнүчеләр клубы узган елның ноябрь башында оешты...
7 лет назад
ТАТАРНЫ татарча КҮРСӘТКӘН фильм
Еш кына татар фильмнарына “татарлык” җитеп бетми. Әйе, актёрлар татарча сөйләшәләр, бу турыда сүз дә була алмый. Ләкин аларның сүзләре ышандырмый, сөйләшүләре урысчадан тәрҗемә кебек яңгырый,. Фильм караганда татар болай әйтмәс иде, болай эшләмәс иде, дип комментарий биреп утырасың. Ә “Бибинур” бөтенләй башка. Ул – үзебезнеке. Белмим, бәлки, Аяз Гыйләҗевнең искиткеч бай теле, персонажларны үзләренчә тудырган актёрлар “Бибинур”ны чын милли фильм итә торгандыр. Уйлап карасаң, бу киноны татар режиссёры төшермәгән бит...