3 недели назад
Чирмешән районы укучылары - лауреатлар
Район укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган балалар халык иҗатының “Без бергә” республика фестиваленың зона этабында призлы урыннар алды. Алар Аксубай, Сарман, Яңа Чишмә, Зәй районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 500 дән күбрәк конкурсант арасында көчләрен сынадылар. Чирмешән лицееннан Варвара Хузеева  - “Халык вокалы” (җитәкчесе - Әлфия Закирова), Лашман урта мәктәбе укучысы Лиана Соруртдинова - “Театр иҗаты” (җитәкчесе - Резеда Галимова), Кармыш мәктәбенең “Йолдыз” театр коллективы “Театр иҗаты” номинациясендә (коллективның җитәкчесе - Эльвира Афлятунова)  I дәрәҗә лауреатлар булдылар...