3 года назад
Саба сәхнәсе яшь театр сөючеләрне җыйды
Бүген Саба мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгатенең зона бәйгесе узды. 2012 елдан башлап үткәрелүче әлеге бәйгедә быел 9 коллектив катнашты. Саба районыннан - 4, Арча, Балтач, Теләче, Питрәч районнарыннан 5 театр коллективы чыгыш ясады...
2 года назад
Сатыш мәдәният йортында Саба районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды
Сатыш мәдәният хезмәткәрләре кул эшләреннән күргәзмә һәм мастер-класс тәкъдим иттеләр. Мәдәният йорты мөдире Азат Нәкыйп улы Солтанов бай эчтәлекле гармуннар күргәзмәсе оештырган. Сатыш авылы халкының төрле истәлекле тарихи хатирәләрен саклаучы 63 гармуны күпләрне сокландырды. Һәрбер гармунның кыскача тарихы язылган белешмәләре булдырылган. Гармуннар - халкыбызның моң мирасын саклаучы милли горурлыгыбыз. Сәхнәдә орчык йоласы күренеше куелды. Мәдәният йортында яшьләрне гармун уйнау серенә өйрәтү дә зур мәртәбә булып тора...