Весь мир - театр.
Туганлык җепләре һәрчак нык булсын!
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Казанда җиденче тапкыр узган гастрольләре татар театрының тууына 120 тулуга багышланды. Гастрольләр Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында барды. Коллектив Казан тамашачысына алты көн дәвамында сигез спектакль күрсәтте. Шул рәвешле ике республика, ике бертуган театр арасындагы дуслык җепләре яңа аралашулар, яңа вакыйгалар һәм сәгадәтле мизгелләр белән баеды һәм тагын да ныгыды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Казанга беренче гастрольләре 1994 елда оештырылды...