Театр
Фидан Гафаров истәлегенә «Актерлар җыры» конкурсы узачак
Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге күренекле артист Фидан Гафаров истәлегенә багышланган «Актерлар җыры — 2026» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлавын игълан итте.Чара актер җыры жанрын үстерүгә, башкаручыларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга һәм остазның иҗади мирасына бәйле сәнгать традицияләрен саклауга юнәлдерелгән.Конкурста дәүләт, муниципаль һәм шәхси профессиональ театрлар актерлары, театр эшлеклеләре, шулай ук республиканың мәдәният һәм сәнгать уку йортларындагы театр факультетлары һәм бүлекләре студентлары катнаша ала...