2 недели назад
Радий Хәбиров Владимир Машков белән Уфадагы Актерлар йорты турында сөйләште
22 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Русиянең халык артисты Владимир Машков белән очрашты. Яклар республикада мәдәни инфраструктураны үстерү турында фикер алышты. Владимир Машков Башкортстан җитәкчелегенә театр җәмәгатьчелегенә игътибар һәм республика иҗат коллективларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. – Дөнья ясалма интеллект йогынтысында тиз үзгәрә. Ләкин тирә-якта ясалма нәрсәләр күбрәк барлыкка килгән саен, кешеләр чынбарлыкның кадерен ныграк тоя...