2 года назад
Югары Осланда “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” бәйгесенең район этабында җиңүчесе билгеләнде
“Кояшкай” балалар бакчасында рус тәрбиячеләренең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Конкурс алдыннан “Кояшкай” балалар бакчасында төрле халыклар киемнәренә киенеп тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр кунакларны каршы алдылар, бергәләп Татарстан гимнын башкардылар. Шулай ук сәхнәләштерелгән "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр, анда тамашачылар татарларда кичке аулак өйләрнең ничек узуын күрделәр. Конкурста барлыгы 4 педагог катнашты. Ярышлар берничә этапта узды...