sfd
Югары Осланда “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” бәйгесенең район этабында җиңүчесе билгеләнде
“Кояшкай” балалар бакчасында рус тәрбиячеләренең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Конкурс алдыннан “Кояшкай” балалар бакчасында төрле халыклар киемнәренә киенеп тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр кунакларны каршы алдылар, бергәләп Татарстан гимнын башкардылар. Шулай ук сәхнәләштерелгән "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр, анда тамашачылар татарларда кичке аулак өйләрнең ничек узуын күрделәр. Конкурста барлыгы 4 педагог катнашты. Ярышлар берничә этапта узды...
Сәнгать мәктәбендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен квест-уен узды
30 март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен “Югалган музыканы тап” дип аталган квест-уен оештырдылар.ү Чара барышында балалар музыкаль табышмаклар чиштеләр, мәктәп белән таныштылар, музыка коралларын һәм милли киемнәрне аерырга өйрәнделәр...