Тукай чоры үзгәрешләре һәм аң-күңелдәге каршылыклар
Тукай яшәгән чор – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы бик катлаулы вакыт, реформалар, үзгәрешләр чоры. Бу без белгән җәдитчелек хәрәкәте генә түгел, ә гомумән алганда, бөтен дөньяви гыйльми-техник тәррәкыять белән дә бәйле. Шул чорда яшәгән алман социологы Макс Вебер бу вакыт турында фикер йөрткәндә, әлеге техник үзгәрешләрне кешеләрне баштанаяк каплаган тимер көбә белән чагыштыра. Габдулла Тукай да менә шушы гыйльми-техник тәррәкыять чоры кешесе, ул ике гасырны берләштерә: туган XIX-нчы гасыр ахырында, ә бакыйлыкка күчкән ХХ-нче гасыр башында...
Тукай һәм Шәриф Камал
Габдулла Тукай иҗаты, аның шәхес һәм язучы буларак формалашуы, аның милли герой феномены дәрәҗәсенә җитүен анализлау әдәби һәм мәдәни тарихыбызда зур урын алып тора. Бу юнәлештәге эзләнүләрнең шактый өлеше аның татар әдәбиятына, мохитенә тәэсирен тарихи яссылыкта күзәтү тәшкил итә. Әлеге юнәлештә үзенчәлекле күренеш буларак язучы Шәриф Камал һәм Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗатын яшәшә куеп фикерләү кызыклы. Габдулла Тукай белән Шәриф Камал гадәттә татар әдәбияты тарихында төрле дәверләрдә төрлечә...