Алтай
«Бу – татар театрына нигез салучыга хөрмәт күрсәтү генә түгел, хыял һәм сәнгатьнең көче турындагы илһамландыргыч тарих та...»
Рецензия участницы проекта «Школа журналистики» Айгуль Абзаловой на спектакль «Хыялга бер адым» («Один шаг до мечты») / «Журналистика мәктәбе» проекты катнашучысы Айгөл Абзалованың «Хыялга бер адым» спектакленә рецензиясе. 2024 елның 18 декабрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» спектакленең премьерасы булды. Режиссер Туфан Имаметдиновның куелышы татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчурин тормышындагы чын вакыйгаларга нигезләнгән. Спектакль татар театрының аякка басуына, аның катлаулы юлына һәм аңа көч куйган кешеләргә багышлана...
Татар театраның барлыкка килүе турында...
XIX гасырның икенче яртысыннан Казанда профессиональ татар театры барлыкка килү өчен алшартлар барлыкка килә башлый. Шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәрләре, интеллигенция һәм мәгърифәтчеләр Казан рус театры спектакльләренә һәм кунак буларак килүче труппалар спектакльләренә актив йөриләр. 1887 елда мәгърифәтче һәм әдәбиятчы Габдерахман Ильяси татар телендә беренче пьесасын яза. Гасыр ахырына татар драма әсәрләре һәм пьесаларының татар теленә тәрҗемәләре саны берничә дистәгә җитә. Театр сәнгате мәктәп, һәвәскәр һәм өй театры формаларында үсеш ала...