1 год назад
«ФормART» стрит-арт гаризалар кабул итә
Быел ул "Педагог һәм остаз елы"на багышлана. Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге профессиональ стрит-арт рәссамнары һәм һәвәскәр рәссамнар катнаша ала. Моның өчен 30 апрельгә кадәр formartpfo.ru. проект сайтында гариза тутырырга һәм конкурс эшенең эскизын беркетергә кирәк.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фестивальнең һәр тематикасында бер катнашучыдан 2дән артык гариза кабул ителми. Эскиз эшләрен компетентлы жюри рәсем сәнгате һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә танылган федераль һәм төбәк экспертлары бәяләячәк...