6 дней назад
Бүген Балтач районы Бөрбаш авылында Россия күләмендә мөселман балалар Сабан туе узды, анда Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара
өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Бәйрәм кунакларын Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов Бөрбаш авылы халкын һәм мәйдан кунакларын бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләде...