16 - спектакль "Büülü maaza"
Китмә, син безгә кирәк... (Хикәя)
Кем аны хатыны белән килер дип уйлаган?! Балкуын гына күр үзенең. “Адәм ысрамына каласыларым бар икән”, – дип күлмәген тартыштырып куйды Рәмзия. Кулындагы дүрт билетны ишек төбендә ялтырап торган чүп савытына ташлап театрдан чыгып китәселәре килде дә бит... Кая барасың хәзер. Спектакль башланды! Тормыш сәхнәсендәге пәрдәләр күптән ачылган. Геройлар түрдә. * * * Коллективтагы яңа кешенең җиде буын шәҗәрәсен җентекләп өйрәнергә кирәк. Ләкин Рәмзиянең вакыты тыгыз иде шул. Мөһим проект әзерләгән чагына туры килде бу адәм...