Иркә «Кыр чәчәге» (Ирке)
“Теге дөнья” кунаклары
“Өрәк мине яшәргә мәҗбүр итте...” Бу хәл минем картәни белән үткән гасырның 40нчы елларында булган. Ул бик яшьли тол калган, кайгысыннан хыяллана язган, көн саен диярлек сөекле иренең каберенә барып йөргән. Яп-яшь хатын, үзен дә, дөньясын да, эшен дә онытып, зиратта яшь түгеп утырган. Һәм шулай – кайчагында төне буе, иртәнгә кадәр! Ике ай узгач, ниндидер сәер һәм серле вакыйгадан соң гына ул зиратка йөрүдән туктаган... Бу кичтә дә ул ире чардуганы эчендәге эскәмиягә утырып, аңа көненең ничек үтүе, аны никадәр нык юксынуы турында сөйләргә керешә...