Татарский танец от Дины и Салима
Чаллы театры артисты Миләүшә Имамова: «Безнең театр интригалар, ызгышлар белән бозылмады»
«Бер куелган планкаңнан төшәргә синең хакың юк» 50 яшькә нинди багаж белән кереп барасыз, Миләүшә апа? Булган багаж инде, Гөлназ (көлә). Артка борылып, уйналган рольләрне барлап, иҗатыма азмы-күпме нәтиҗәләр ясалса да, 50 яшьне әле «тукталу ноктасы» дип әйтәсе килми. Ниндидер бер люфт-пауза алып, нәтиҗәләрне барлау чорыдыр ул, мөгаен. Күңел һаман 25 белән 30 яшь арасында тора. Яшьләр белән аралашырга, заман белән бергә атларга яратам. Шулай булса да, яши-яши, хатын-кызга әбиләрчә тирән фикер йөртү, зирәклек өстәлә икән. Бәләкәй вакытта әти-әни гел эштә булды, мине дәү әни үстерде. Еллар узган саен, аның һәр әйткән сүзе күңелемдә яңара...