«Мунча Ташы «Күршеләр» миниатюрасы («Соседи»)
🎭 Сабада – театр сәнгате бәйрәме
! ⭐ Бүген район мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика балалар театр сәнгате конкурсының финал этабы уза. 🎭 2012 елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге бәйге яшь талантларны барлау, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. 📍Быел сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Арча, Әгерҗе, Әтнә, Балык Бистәсе, Кайбыч, Теләче, Саба, Лениногорск һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районнарыннан 12 коллектив финалга узды...