КҮРЕНЕКЛЕ ТАТАР ЯЗУЧЫСЫ РАФАЭЛЬ МОСТАФИННЫҢ ТУУЫНА 95 ЕЛ Мостафин Рафаэль Әхмәт улы 1931 елның 14 маенда Татарстанның Баулы шәһәрендә туа. Урта мәктәптән соң, 1949-1954 елларда, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, аннан берничә ел дәвамында Баулы урта мәктәбендә - укытучы, комсомолның Баулы район комитетында - секретарь, Воткинск (Удмуртия) район газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1957-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә чыга торган «Литература и жизнь» газетасының Идел буе төбәкләрендәге махсус хәбәрчесе һәм 1961 елның ахырыннан 1963 елның мартына кадәр Казан телестудиясендә әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррир хезмәтендә була. 1963-1968 елларда Р.Мостафин башта Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе, аннан өч елга якын «Казан утлары» журналының һәм 1991-1997 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшли. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек ул журналның сәясәт бүлеген җитәкли. Бер үк вакытта, 1959 еллардан башлап, Казан университетының әдәбият һәм журналистика кафедраларында укытучылык вазифаларын да алып бара. 1971 елда, «Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Р.Мостафинның әдәбият мәйданына аяк басуы 50 нче еллар ахыры һәм 60 нчы еллар башына туры килә. Шул чорда республика һәм үзәк көндәлек матбугатында Р.Мостафин имзасы белән күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре дөнья күрә. Тәнкыйтьче татар язучыларын эзлекле рәвештә тикшергән хезмәтләрен - аерым язучыларга багышланган зур-зур мәкаләләрен һәм монографияләрен яза. Р.Мостафин күп еллардан бирле каһарман шагыйрь М.Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча тарихи-гыйльми тикшеренүләр алып бара. 1965 елда шагыйрьгә багышланган беренче әсәре - «Поиск продолжается» китабы басылып чыга (Г.Кашшаф белән бергә язылган). Аннан бер-бер артлы рус һәм татар телләрендә «Батырлык поэзиясе» («Поэзия мужества», Мәскәү, 1966), «Муса Җәлил эзләре буйлап» (1968) китаплары һәм күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә. Әдәбиятчы-галим, эзләнүләрен дәвам иттереп, Германиядә иҗат командировкаларында булып кайта, нәтиҗәдә М.Җәлилгә, җәлилчеләргә кагылышлы күп яңа фактларны ачыклый. Шул материаллар нигезендә язучының рус һәм татар телләрендә «По следам поэта-героя» (Мәскәү, 1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (1982), «Муса Джалиль» (Казан, 1986), «Жизнь как песня» (Мәскәү, 1987), «Җәлилчеләр» (1988) кебек монографик китаплары һәм М.Җәлил турында балаларга атап язган «Кечкенә Муса турында хикәяләр» (1975), «Красная ромашка» (Мәскәү, 1981) дигән җыентыклары басылып чыга. Р.Мостафин - «Кабан күле серләре» исемле документаль повесть (1989), автобиографик характердагы «О времени, о жизни, о себе» (2002) һ.б. китаплар авторы. Ул Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев турындагы биографик-публицистик китапның автордашы буларак та укучыларга яхшы таныш. 1981 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1985 елда аңа «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Герой-шагыйрь М.Җәлил турындагы әдәби-гыйльми тикшеренүләре һәм ачышлары өчен Р.Мостафин 1976 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге әдәби премиясенә, 2006 елда «Өзелгән җыр эзеннән» исемле китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Р.Мостафин 2011 елда Казанда вафат була. 1962 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
38,3 тыс читали · 2 дня назад
Все не "местные" — "Исрафил, Очур, Рафаэль". Попали, теперь блеют: Народ требует наказать подростков, напавших с молотком на людей в Питере
Задержание в Санкт-Петербурге группы подростков, которые нападали на прохожих, вызвало бурную реакцию в русском сегменте интернета. Опубликованные полицией кадры конвоирования и допроса, на котором один из задержанных раскаялся и пообещал "больше так не делать", лишь подлили масла в огонь. Инцидент с нападениями на прохожих у станции метро "Гостиный двор" в Санкт-Петербурге вышел далеко за рамки полицейского протокола, спровоцировав волну гнева в социальных сетях. Выяснилось, что имена несовершеннолетних...
5877 читали · 1 год назад
На вершинах совершенства: РАФАЭЛЬ. Часть первая: Честь, богатство и слава
Добрый день, уважаемые читатели! Сегодня мы начнем разговор об одном из самых талантливых художников и архитекторов, когда-либо живших на Земле - Рафаэле. Его гений получил признание не только у современников, но и в последующие века. Рафаэлло Санти родился 6 апреля 1483 года в Центральной Италии, в небольшом городке Урбино. Его фамилия часто произносилась на латинский манер как Сантиус или Санцио, а сам художник, подписывая картины, использовал латинизированную форму своего имени - Рафаэль. Именно под этим именем он и стал известен всему миру...