Бу яман каты озын пост. Кирәксенмәгән кешеләр укып мәшәкатьләнмәсен. Бәлки кемгәдер файдасы тияр. Журналистика турында берничә фикер. Кайвакыт журналистлар шундый сорау бирә – кирәкле кешене ничек табарга? Хәзер бер авырлыгы да юк! Социаль челтәрләр бар. Социаль челтәр инде ул кеше фатирының ишегенә исем-фамилиясен, туган көнен, туган урынын гына түгел, нәрсә белән шөгыльләнгәнен, нәрсә ашаганын, нәрсә кигәнен, күпме акча алганын, тагын әллә нәрсәләрне язып куйган дигән сүз. Үзе булмаса хатыны, хатыны булмаса, балалары, балалары булмаса, одноклассникида утыручы бабайсы булса да бар...
4 года назад