Перешел над Босфором по канату
Дүртөйле районында "Канатлы ат" ат спорты фестивале узды
Фестиваль гадәттәгечә «Аргамак» ат спорты комплексы мәйданчыгында узды. Программада - күрсәтмә чыгышлар һәм атлы "тройка"лар парады, ат чабышлары булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясады һәм Дүртөйле районының иң яхшы белгечләренә республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. - Республикабызның ат үрчетү традицияләрен үстерүче фестивальдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Муниципалитет халкына намуслы хезмәтләре, активлыклары, игелеклелекләре һәм дуслыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә...