1 неделю назад
Районның һәвәскәр артистлары фестивальдә катнашты
Әлеге чараны уздыру Апас халык театрына нигез салынуга 55 ел һәм татар сәхнә сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхеснең тууына 105 ел тулуга багышлана. 23 октябрьдә Югары Ослан районының "Алга" үзешчән театр коллективы (җитәкчесе Алия Григорьева) Зөлфәт Хәкимнең "Бер күрәсе иде сине" дигән спектакль белән чыгыш ясады. Хикәя үзәгендә – җиде яшьлек Гаяз белән дүрт яшьлек Ләйсирә арасындагы балалар дуслыгы тарихы. Аларның кайгысыз балачагы кинәт фаҗига белән караңгылана. Бу тарих бер көннең...