6 часов назад
Блогер Рәмис Гыйльметдинов: «Зиратта да «фотога төшик әле» дип килүчеләр бар»
Социаль челтәрләрдә «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдиновны күпләр яратып карый. Ул татар телендә төрле темаларга кызыклы видеолар төшерә. Рәмис белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык, ул «Интертатка» шәхси үзгәрешләр, начар сүзләр язучылар белән көрәш һәм блогерлыкның «уңайсыз» яклары турында сөйләде. - Рәмис, син блогерлык белән шөгыльләнә башлаган вакытта социаль челтәрләрне алып бару әле популяр юнәлеш түгел иде, аеруча татар телендә. Ә хәзер барысы да блогер булырга тели, әлеге вакыт аралыгында нәрсә үзгәрде? - Аерыма бик зур...