Музей ЙОРТа и фотопроект Башаватар в Уфе
Казанда "Җиде дин музей йорты"нда
Беркөнне Лесхоз мәктәбе коллективы белән Казанга юл алдык. Безнең сәяхәт пешекчеләр көненә туры килүе аеруча куанычлы булды. Дәресләрдән соң мәктәп янында Казанга чыгып китәргә зур автобус көтеп тора иде инде. Менә Казанга килеп тә җиттек. Иң башта без рәсемнәрдән генә күреп белгән "Җиде дин музей йорты"на тукталдык. Бу архитектура комплексы - дөнья культурасы һәм диннәр музее Иске Аракчино бистәсендә рәссам, архитектор һәм скульптор Илдар, Илгиз Хановларның яшәгән нигезенә урнашкан. Идел елгасы буенда бик матур урын ул. Илдар, Илгиз ике бертуган Мәскәүдә югары сәнгать уку йортында белем алган рәссамнар...