Мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованын Актанышта беренче музее ачылды
«Стрессыз татарча сөйләшәбез»: хобби һәм мавыгулар - нәрсә яратуыбыз турында
Исәнмесез, дуслар! Бүген бездә үзенчәлекле чыгарылыш. Без һәрберебезнең буш вакытта нәрсә эшләргә яратуы турында сөйләшәчәкбез. Кемдер җырлый, кемдер бәйли, кемдер иртән йөгерә яки яңа сәфәр өчен чемодан җыя. Һәм бүген безнең редакция хезмәткәрләре үзләренең мавыгулары турында сөйләячәкләр. Без укытучылар яки отличниклар булганга түгел. Чөнки тел - ул кагыйдәләр һәм күнегүләр генә түгел. Бу әле безгә чын-чынлап кадерле, күңелгә якын әйберләр турында сөйләшү дә. Тормышыбызны җылырак һәм кызыклырак итә торган шөгыльләр турында...